Халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар елдан-ел арта бара. Шундый йолаларның берсе “Каз өмәсен” авылларда аеруча Бу көннәрдә Түбән Кама раойнының Халыклар дуслыгы йортында әби-бабайлардан сакланган ны зурлап бәйрәм иттелер. Бәйрәм мизгелләрен Түбән Камадагы хәбәрчебез Гөлия Нигмәтуллина да күреп кайтты.
Халыклар дуслыгы йорты фойесы авыл йорты ишегалдын хәтерләтә. Татар ханымнар сәхнә тутырып канат сыдыра. Элек-электән Каз өмәсе йоласын күмәкләп үткәргәннәр. Мамыгын – мендәргә, итен кышка каклаганнар. Матур итеп әзерләнгән декорацияләр һәм артистларның оста уйнаулары тамашачыны битараф калдырмый.
Казларны чистартканнан соң, көянтәгә асып чишмәгә юарга барганнар. Артистлар ролендә – “Таләр тәңкә” ансамбле артистлары. Алар әби-бабаларыбызның йоласын яңартып, яшьләргә борынгы гореф-гадәтләрне күрсәтәләр.
Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. “Каз өмәсе”н карарга мәктәп укучылары һәм гади шәһәрдәшләр дә чакырыла. Театраль тамаша караганнан соң берәүләр бала чакларын искә төшерәләр, икенчеләрнең күңелләрендә шигырь туа.