Март ае юбилейларга бай ай. Шундыйларның берсе Татарстанның халык артисты Илфат Камалиевның 50 яшлек юбилее. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында артистның юбилее уңаеннан яңа премьера – «Җырлап яшик!» комедиясе тәкъдим ителде.
Быел Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театрында яз бәйрәмен кызлар гына түгел, егетләр дә бәйрәм итте. Чөнки сәбәпләре җитди иде. Беренчедән,күп еллар театрда уйнаучы актёр, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиевның 50 яшьлек юбилее, икенчедән, өр-яңа премьера.
Безнең театрда яшь драматурглар, композиторлар, балетмейстерлар үзләренең урыннарын таба башлады. Күптән түгел театрга телгә бай, тәҗрибәле, кызыклы материал туплый белә торган яңа автор Рәмис Латыйпов килде. Шуның өстенә Татарстанның халык артисты Илфат Камалиевның юбилее. Илфат шундый кеше, аның янына магнит кебек сәләтле кешеләр тартыла ди театрның баш режессёры Ренат Әюпов.
Спектакль буларак әсәрем беренче тапкыр сәхнәгә чыга, әлбәттә, бу зур сынау, өстәвенә зур җаваплылык ди пьеса авторы Рәмис Латыйпов.
Мондый кызу көнне юбилярның үзен тоту җиңел түгел, бәйрәм көнне дә ул хезмәттә, шуңа күрә барлык тамашачы да аны сәхнәдән күзәтте.
Тамашачы спектакльне дә, төп рольне башкарган юбиляр Илфат Камалиевны да бик яратып кабул итте. Башкача мөмкин дә түгел, артист кеше генә үз туган көнендә башкаларга шундый бүләк ясый аладыр.
Алия Галиуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.