Габдулла Кариев исемендәге татар Дәүләт яшь тамашачы театры яңа сезонга әзерлеген башлап җибәрде.
Театр хезмәткәрләре, актерлар труппасы җәйге ялдан соң илһамланып яңа премьераларга әзерләнә. Театр Мәскәү, Грозный, Баку шәһәрләренә фестивальләрдә катнашу өчен чакырулы. Театрның баш режиссёры Ренат Әюпов әйтүенчә, бу ел юбилейларга да бай ел икән. Яңа сезон «Бәхетле көнем» спектакле белән 28 сентябрьдә ачылыр дип көтелә. Театр тугры тамашачысын яңа сезонга көтеп кала.