Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.
Кариев театры Болгар чоры шагыйре Кол Гали иҗат иткән ядкәрьне тамашачы хозурына тәкъди итә. 15-16 июнь көннәрендә театр сәхнәсендә “Йосыф” спектакле премьерасы. Бу турыда тулырак студиябез кунаклары Россиянеж атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов һәм театрның әйдәп баручы артисткасы Алсу Фәйзуллина сөйләп үтәрләр.