Кариев театры 34нче театраль сезонны ачты. Беренче кунаклар «Бәхетле көнем” һәм “Ак чәчәкләр кебек” спектаклен карады.
Яңа сезонга әзерлек һәм премьералар яңалыгы белән журналистларны театрның директоры Луиза Янсуар һәм баш режиссер Ренат Әюпов таныштырды. 23-24 нче октябрьдә “Сөннәтче бабай”, декабрь башында «Алтынчәч” спектакльләренең премьерасы көтелә.