Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың юбилей кичәсе узды. 50 яшьлек гомер бәйрәмендә актрисага «ТАССРның 100 еллыгы» медале һәм Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсенең мактау грамотасы тапшырылды.
Мәхәббәт аңлатучы Рәйсә, кырыс әни Миләүшә Бариевна, җырга оста Ландыш, барлыгы 60тан артык роль. Гөлнара Абитова спектакльдә яши, һәр рольне үзе аша кичерә. Дулкынлануын яшерми, бүген ул үзен театрга беренче килгәндәй хис итә.
“Яшьләр театрында эшләгәч, картаерга вакыт юк”- ди юбиляр актриса. Менә бүген дә ул кызлар кебек ут чәчеп бии.
Гөлнара Абитова Казан шәһәренең мәдәният өлкәсен үстерүгә өлеш керткәне һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсенең мактау грамотасы белән бүләкләнде, шулай ук актрисага «ТАССРның 100 еллыгы» дигән истәлекле медаль тапшырылды.