Бу көннәрдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең 35 нче юбилей театр сезонын башлап җибәрде.
Яңа сезонда нинди яңалыклар, премьералар көтелә? Хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов белеште.
Тамашачыларга «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы һәм узган сезонның премьерасы – «Йосыф» спектакле тәкъдим ителде.
Театр фойесында кунаклар өчен фотограф, режиссер, сценарист, драматург Рәмис Нәҗмиевның фотокүргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә Габдулла Кариев театры сәхнәсендә төрле елларда уйналган спектакльләрнең фотоларын күрергә мөмкин булды.
Киләчәктә безне 4 яңа премьера көтә. Алга таба да яңа әсәрләрне сәхнәдә күрергә язсын.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.