Быел Бөтенроссия Каравон фольклор бәйрәме утызынчы тапкыр, киң колач белән билгеләп үтелә. Бәйрәм чарасына 10 миллион сум акча бирелгән.
Фестивальдә 170 халык һөнәрчелеге остасы, шул кадәр үк иҗат коллективы катнашыр дип көтелә. Бәйрәмнең хедлайнеры-Пятницкий исемендәге легендар хор. Гадәттәгечә, каравон-милли киемнәрдән, җырлардан торган якты тамаша, кунакларны сый-хөрмәт белән каршы алалар. Узган ел бәйрәмдә 8 мең кеше кунак булган иде, быел алар ике тапкыр күбрәк булыр дип өметләнәләр.