Угрыдан кала, янгыннан юк. Буа районының Кайбыч авылында чыккан янгын ике пенсионерны йортсыз калдырды. Бәхеткә, үзләре дә, оныклары да исән. Хәзер өлкәннәр туганнары йортында яши. Бу бәлага битараф булмаучылар гаиләгә ярдәм йөзеннән акча җыялар. Янгын ни сәбәпле килеп чыккан, өлкәннәргә нинди ярдәм күрсәтелә? Бу хакта киләсе язмада.
Бәла 3нче декабрь кичендә килеп чыга. Айдар абый белән Мөгәззәмә апаның оныклары да яннарында була. Янгын чыкканын балаларның берсе абайлап ала.
Айдар Садриев: “Әбиең кич артта, аш бүлмәсендә ашарга әзерли иде, без ике оныгым белән урта бүлмәдә телевизор карый идек. Кечкенә кызыбыз “Бабай, алдагы бүлмәдә ниндидер яктылык бар анда”, ди. Чабып керсәм, анда чыбыклар янып ята”
Утны иң элек үзләре сүндерергә тырыша, әмма булдыра алмыйлар. Агач йорт тиз арада кара күмергә әйләнә. Бәхеткә, үзләре исән кала.
Айдар Садриев: «Балаларны алып чыктым урамга, үзебез дә анда. Кеше җыелды. Кар аттылар, тик сүндереп булмады. Янгын сүндерүчеләр килгәч кенә сүндерделәр. Ике машина килде. Шулай итеп йорт-җирсез калдык»
Янгынның сәбәбе ачыклана. Каралты-куралары зыян күрмәсә дә, 20 градус салкында өлкәннәр түбәсез кала. Аларга яшәп торыр өчен туганнары авылдагы буш йортларын тәкъдим иткән. Тик өлкәннәр туган-үскән нигезләрен юксыналар.
Сиринә Нуртдинова Кайбыч авыл җирлеге башлыгы
“Үзләре алар нигездән китәселәре килми, гомер иткән нигезебез, үскән нигезебез, ди инде Айдар абый. Шуңа күрә үзләренең теләкләре буенча без, әлбәттә, шушы авылдагы халык көче белән, читтә яшәүчеләр көче белән, аннан төрле оешмаларга мөрәҗәгать итеп, язгы, Ходай кушып, шушы йортны яңадан торгызасы иде, дигән уй белән яшибез”
Сбербанк карточкасы номеры 4817 7600 5676 6094 Закирова Рузинә Рәшит кызы
Хәзер пенсионерларга ярдәм йөзеннән акча җыялар. Банкта махсус исәп ачылган. Янгында Садриевларның документлары да яну сәбәпле, картаны күршеләре рәсмиләштергән. Әби — бабайга бәлага кечкенә генә ярдәм дә бик урынлы булыр иде.
Бу гаиләгә ярдәм кулы сузырга теләүчеләргә “Сбербанк” карточкасының номеры экранда күрсәтелгән. Карточка Закирова Рузинә Рәшит кызы исеменә теркәлгән.
Татарстан яңалыклары, Кайбыч районы.