Бүген Бөтендөнья донорлар көне. Республикада әлеге көнгә багышланган берничә акция уза. Әмма иң мөһиме, үзеңнең донор булып кан бирә алу мөмкинлеге. Волонтер медиклар быел донорлар өчен квест әзерләде. Ул кан үзәгенең теркәлү өстәле янында ук башлана һәм һәркемгә сувенир бирелә. Бүген Татарстанда алты йөз меңгә якын донор теркәлгән, көн саен кан җибәрү бүлекчәләренә 30 мең кан доноры килә. Акция 11 июньгә кадәр дәвам итә..