4нче март көнне Казанда Республика кан үзәгендә язгы донор акциясе уздырыла. Анда Шәһәр халкына катлаулы авырулы пациентларга ярдәм итү өчен кан бирү мөмкинлеге тудырыла, шулай ук сөяк мие донорлары регистрына да кереп булачак. Канны 55 килограммнан артык авырлыктагы 18 яшьтән өлкәнрәк, донациягә каршы күрсәтмәләре булмаган кешеләр тапшыра ала. Язгы донор акциясе 4-нче мартта иртәңге сәгат сигездән көндезге сәгат уникегә кадәр, Җиңү проспекты, 85 адресы буенча узар дип көтелә.