Чаллыда һәм Түбән Камада канализация системалары торбаларын чистарталар. Бу эшкә иң проблемалы участокларда керешәләр.
Чаллыда эшләр Автозавод районында алып барыла. ә Түбән Камада ике проспект һәм ике урамда системалар төзекләндерелә. Эшләрне башкаручылардан гаризалар кабул ителә, подрядчыларны атна ахырына сайлап алалар. Әлеге эшләрне башкарып чыгуга республика бюджетыннан 200 миллион сум акча бүлеп бирелә. Исегезгә төшерәбез, хәзер Казанда Чистай урамындагы коллекторның тузган участогын реконструкцияләү бара, аны ремонтлау өчен 400 миллион сум акча бүлеп бирелгән инде.