Бүген һәм иртәгә ягни,1 нче һәм 2 нче февральдә Казанда ел саен уздырыла торган «Андрей» дип исемләнгән хәйрия акциясе уза.
Шәһәр халкын Республика кан үзәгендә кабул итәчәкләр. Кан тапшыру ике көн дәвамында иртәңге сәгат 8:00 дән көндезге 12:00 гә кадәр Җиңү проспекты, 85 нче йорт адресы буенча үткәрелә. Әлеге акция онко-пациентларга ярдәм итү буенча, «Мы вместе – Без бергә» төбәкара автоном коммерцияле булмаган оешма катнашында уза.