Буа шәһәрендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры, Камил Зыятдинов истәлегенә хоккей турниры узды. “Арктика” боз мәйданындагы көчлеләр һәм җитезләр уенын җанатарлар белән бергә хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да күзәтте.
Хоккей уенының һәр башлангычы бер үк ысул белән алка уйнатудан башлана. Кем алдырып китә шул җиңүгә бер адым алдарак. Булачак министр Камил Зыятдиновта да әнә шул җиңүгә омтылыш, башкалардан бер адым алда бару кечкенәдән тәрбияләнә. Аны чын-ир –ат итеп үстергән боз сарае Әлки авылы күле. Бүген Камил Зыятдинов исемендәге турнирда катнашучыларның да күбесе нәкъ аның кебек авыл малайлары.
Камил Зыятдинов истәлегенә багышланган хоккей турнирында дүрт команда ярышты. Аның икесе Буа данын яклаучылар булу, төбәктә спортка аерым әһәмият бирү һәм Арктика боз сараендагы тренерлар хезмәте нәтиҗәсе.
Камил Зыятдинов истәлегенә хоккей турнирын башлап йөрүче һәм төп иганәчесе Буа якташлык җәмгыяте.
Күркәм гадәткә әверелгән турнир Буалылыр өчен аеруча көтеп алынган спорт ярышы. 13 ел Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләгән, рвакыт туган районына ярдәм итеп яшәгән, Камил Зыятдиновны зур хөрмәт белән искә алалар туган төбәгендә. Турнир үткәрелгән Боз сарае да аның булышлыгы белән төзелгән
Хәтер сагында торган турнир Камил Зыятдиновның туганнары өчен дә бик кадерле. Ел саен турнир үткәрү белән беррәттән аның кабере дә зыярәт ителә.
Буа районының әнә шушы гади генә Әлки авылында үсеп , үз тырышлыгы белән зур җитәкче дәрәҗәсенә ирешкән Камил Зыятдиновны тормыш юлы бүген боз сараенда хоккей уйнаучылар өчен дә үрнәк.
Камил Зыятдинов истәлегенә багышланган хоккей турнирының финалында Буа командалыры уйнады. Нәтиҗәдә, Чүпрәле командасы өченче , Буа ветеренария техникумы икенче урында. Ә төп кубокка “Арктика” боз сарае командасы ия булды.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибулин Татарстан яңалыклары өчен махсус Буа районыннан.