Шушы көннәрдә Республиканың Язучылар берлегенең Тукай клубында журналист, шагыйрь, күп җырлар авторы Камил Сәгдатшиның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Яшик әле сөенеп” исемле иҗат кичәсе булып узды.
Юбилей кичәсендә, аның күп санлы якташлары катнашты. Алар арасында, Иске Рәҗәп авыл җирлеге хезмәткәре, шушы авыл хуҗалык җитәкчелеге, район һәм республика күләмендәге күренекле шәхесләр бар иде. Берничә ел элек юбиляр булачак журналистлар арасында иң сәләтлеләрен ачыклау максатында үз премиясен булдыра. Әлеге кичә барышында Казан Федераль университетында белем алучы булачак журналистлар арасында ел дәвамында барган иҗади бәйгедә җиңгән өч студентка Камил Сәгъдәтшин исемендәге премияләр тапшырылды. Ә инде юибилярның кичәсе турында тулырак репортаңны , иртәгә 2 ноябрдә Хәерле көн, Татарстан тапшыруында. карый аласыз.