Камал театрында премьера. Биредә Әмирхан Еникиның алтмышынчы еллар башында иҗат ителгән “Рәшә” әсәренә алынырга булганнар.
Театырның режиссеры Айдар Җаббаровның әйтүенчә, әсәрне уку белән, китаптагы образларны сәхнәләштерү идеясе белән яши башлый. Татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникиның “Рәшә” повесте, язучының иң катлаулы һәм иң танылган әсәрләре арасына керә. 1962 елда дөнья күргән повесть укучыларны кешенең моңарча күрелмәгән эчке дөньясын сүрәтләү тирәнлеге белән шундук җәлеп итә.
Артистка һәм сәүдә хезмәткәренең очраклы гына очрашулары, ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләр…. Бөек Ватан сугышы елларында булган вакыйгалар ни өчен бүгенге чор кешеләрендә дә кызыксыну уята? Бу сорауга 23 нче һәм 24 нче декабрь көнне премьерага килгән тамашачы үзе җавап таба алачак.
Эльза Әхмәтҗанова, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яналыклары.