Өч көн дәвамында Камал театрында драматург-дебютант Артур Шәйдулланың «Сагынырсызмы?.. » әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасы булды. Заманча гыйбрәтле хикәя дип аталган әлеге спектакльне карагач тамашачы кемне сагынырга тиеш? Драматургның четрекле соравына җавапны хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белеп кайтты.
Мәълүм булганча, театр көнендә Зәкәрия Нариман псевдонимлы Артур Шәйдулла «Сагынырсызмы?..» пьессасы өчен гран-при алган иде. Игълан ителүгә бер ел да үтмәде өч көн аншлаг белән Камал театрында премьера узды.
Фәрит Бикчәнтәев
Камал театрының баш режиссеры
«Сагынырсызмы?…» спектаклен театрга барып карарга кирәк. Бары тик тамаша залында сихри бер үзгә халәттә генә асылына төшенәсең, ул сиңа тәэсир итә, күңел дөньяңны пыран-заран китереп ташлый.
Бу спектакльдән соң мине фантастик драматург диярләр дип искәрткән бер әңгәмәсендә Артур Шәйдуллин. Әмма спектакльне караган тамашачыларның социаль челтәрләрендәге бәяләмәләрендә дә, тәнкыйтьчеләр дә гыйбрәтле хикәяне чынбарлык итеп кабул итә. Айсылу Хафизова, мәсәлән, хәрәкәткә карганда сүзнең өстенлек итүенә игътибар иткән, ләкин режиссер Фәрит Бикчәнтәевның осталыгы кайбер җыртык- портыкларны ямаган дип яза. Спектакльнең күңелне үтәли тишүе бәхәссез, ди. Бу аеруча мәңгелеккә китү билетен өләшкәндә спектакльнең төп герое Фуат Идрисовичның күзләреннән ихтырсыз яшь аккан эпизодта сизелә. Театр белгече Нияз Игъламов фикеренчә.
kamalteatr.ru
Нияз Игъламов
театр белгече, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты
Сәхнәдә 90 нчы еллар шаукымын хәтерләткән иске вокзал. Вакыйга һәм ыгы-зыгы шушы вокзал эчендә кайный. Берара Агата Кристиның утрауда калып бакыйлыкка күчәргә хөкем ителгән геройлары белән охшашлык та сизелеп ала. Ләкин менталитет башка. Монда лимонлы, бөтнекле чәй бар. Әни кадерен белмәгән депутат, кеше үтергән, әмма гаебен танырга теләмәгән җинаятьче , динен саткан Григорий, исән чакта мәхәббәтен аңлатып өлгермәгән Наил һәм дә башка гөнаһлы җаннар…
Ришат Әхмәдуллин
Камал театры артисты
Депутатның үз ярдәмчесеннән баласы булырга тиешлеген белүе , Әминәгә әкияттәгечә килеп чыкты. Әмма әкияткә ышанып үскән буын тамашачы анысын да кабул итте. Ә депутат ролендә Фәнис Җиһанша.
Фәнис Җиһанша
Татарстанның атказанган артисты, Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты
Театр һәр елның 7 ноябрендә Марсель Сәлимҗанов истәлегенә тамашачыга премьера тәкъдим итә. «Сагынырсызмы?..» спектакле димәк Марсель абый рухына да бер дога.
Мөршидә Җиһан, Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары.