Камал театры яңа сезонда онлайн-спектальләрне дәвам итә. Спектакльләр туры эфирда күрсәтелә. Дөньяның һәр почмагында спектакльләрне турыдан-туры карап булачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
kamalteatr.ru
Спектакльләрнең интернет трансляцияләрен Мәскәү, Чаллы, Нью-Йорк, Хельсинки, Истамбул — бөтен дөньяда онлайн караганнар инде. Моның өчен Камал театры сайтына kamalteatr.ru кереп, онлайн спектакльләргә билет алырга кирәк. Билетны эфир тамамланганчы гына сатып алырга була. Спектакльне карый башлагач, карап бетерү өчен тагын 24 сәгать бирелә. Туры эфирлар рус теленә субтитрлар белән тәрҗемә ителә. Спектакльне компьютер, телефон, Smart TV технологиясе булган телевизорлар аша карарга була.