Галиәсгар Камал театры яңа 116нчы сезонга планнар кора. Шул уңайдан җитәкчеләр, артистлар хезмәткәрләр һәм журналистлар катнашында очрашу узды.
Камаллылар тамашачыларны төрле жанрдагы яңа премъералар белән каршы ала. Очрашу барышыда театр хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәхмәт хатлары һәм мактаү грамоталары белән бүләкләнде. Шулай ук коллектив яңа артистлар белән дә баеды дип искәртте театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев. Камал труппасына Казан Дәүләт мәдәният университеттының актёрлык бүлеген тәмамлаучы студентлар алынган.