2025 нче елда Камал театры үзенең адресын үзгәртә. Кабан күленең каршы ягында – Нурсолтан Назарбаев һәм Һади Такташ урамнары кисешкән урында була. Бу хакта республика хөкүмәтендә узган брифингта сөйләштеләр
Театрның яна бинасы нинди булырга тиеш? Бу сорауга архитекторларның Халыкара конкурсы йомгаклары җавап бирер. Әлегә 8 автор сайлап алынган, барысы да мәдәният объектлары корылмаларын проектлауда эшли. Яңа театр комплексының тышкы коммуникацияләре җир астында, шунда ук парковка урыннары да булыр дип фаразлана. Проектка конкурска 2022 елның февралендә йомгак ясыйлар.