Камал театры үзенең 114нче сезонын япты. Үткән сезон нәтиҗәләре хакында туры эфирда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм театр директоры Илфир Якупов чыгыш ясады.
Театр тарихында беренче мәртәбә җитәкчеләр икесе бергә туры эфирга чыгып, тамашачыларның сорауларына җавап бирделәр. Труппаның виртуаль җыелышы, театр буйлап онлайн-экскурсия, онлайн-лекция оештырылды.
Камал театры сайтында «Диләфрүз-Remake» спектакле трансляциясе күрсәтелде.1 июньнән театр артистлары җәйге ялга киттеләр, илдә коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы булган очракта, 15 июльдән репетицяләр башланыр дип көтелә.