Кама Тамагы районының Красновидово авылында традицион Алма спасы бәйрәме узды. Җыр-моңга, уен-биюгә бай тамашада без дә булып кайттык.
Республиканың Кама Тамагы районындагы Иделнең матур ярында урнашкан Красновидово авылы элек-электән алмагач бакчалары, күз явын алырлык табигате белән дан тоткан.
Биредә 40 елдан артык Татарстан Республикасы Милли музее филиалы эшләп килә. Бәйрәм күп еллар дәвамында киң танылу алган. Чыннан да, Алма спасы – Россиядә һәм Татарстанда гомер кичерүче күп милләтле халыкның гореф-гадәтләренә, күркәм йолаларына якынаю ул.
Бәйрәмгә килүчеләр өчен Музей бакчасында авыл фольклор коллективлары чыгыш ясады, балалар өчен осталык дәресләре уеннар оештырылды.
Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан быел Алма спасы барлык саклык чаралыран исәпкә алынып үткәрелде.
Наилә Нәҗипова, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.