Эшләр графиктан алдан бара. Кама аша күпер салу дәвам итә. Хәзер белгечләр алдында торган төп бурыч — корылманың елга эчендәге терәкләрен төзү. Берсен — күтәрделәр диярлек, хәзер калганнарын торгызалар. Бу хакта алдагы материалда.
Төзелеш мәйданчыгында эш тәүлек буе тукталмый. Күпер салучыларның һәр минуты исәптә. Хәзер белгечләр катлаулы һәм җаваплы эшләрнең берсен башкаралар — корылманың елга эчендәге терәкләрен төзиләр.
Бер блокның озынлыгы – 12 метр, авырлыгы — 82 тонна, ди белгечләр. Төзелешкә – 50дән артык берәмлек техника, 400гә якын кеше җәлеп ителгән. Күбесе Кырым күперен салуда катнашкан. Бу өлкәдә тәҗрибәләре зур, аларның үз төзелеш флоты да бар.
Исегезгә төшерәм, Кама елгасы аша күпер узган елның ахырында төзелә башлады. Аның озынлыгы – бер километрдан артык. М7 проекты – Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узарга мөмкинлек бирәчәк. Эшләр графиктан алдана бара, күперне киләсе елның азагына кадәр файдалануга тапшыру күздә тотыла.