Бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. Кама Аланы бистәсендә мохтаҗларга кайнар ризык тарату пункты ачылды. Ул мәчет территориясендә урнашкан. Анда авыр тормыш хәлендә калган һәркем мөрәҗәгать итә ала. Төшке ашны үзләре килеп ала алмаган кешеләргә волонтерлар ярдәм итә. Исегезгә төшерәбез, мондый пункт Түбән Камада өч ел элек эшли башлаган иде. “Ихлас” үзәге Салих хәзрәт Ибраһимов башлангычы белән ачылды. Волонтерлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер.
Ярма, он, токмач, май…. Волонтерлар азык-төлекне тартмаларга тутыра. Берничә сәгатьтән күчтәнәчләр Кама Аланы бистәсендә булачак. Биредә кайнар ризык тарату пункты ачылды. Салих Хәзрәт Ибраһимов шундый куанычлы хәбәр белән уртаклашты.