Калдыкларны термик зарарсызландыру заводының Татарстандагы проектын халыкара экспертлар бәяләде. Нәтиҗәсе уңай. Проект барлык таләпләргә дә туры килә һәм бу хакта элегрәк профильле министрлыклар хәбәр иткән иде инде. Соңгы экспертиза Татарстан Президенты карары буенча өстәмә уздырылды.
Булачак заводның уңайлыкларын Швециядә һәм Швейцариядә раслаганнар инде, анда калдыкларны полигоннарга түгел, ә заводка озаталар. Концепцияне Татарстан да тормышка ашырачак. Республикада булачак яңа комплекста чүп-чарны эшкәртү хисабына аны җыюны киметү проекты төп экологик һәм дәүләт экспертизасы тарафыннан хупланды. Соңгысы Татарстан Президенты кушуы буенча узды. Германиядән халыкара бәйсез экспертлар документацияне тикшерде. Әлеге ил калдыклар белән нәтиҗәле эш итү үрнәге.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков: «Бавария һәм Саксония министрлары безгә экспертлар тәкъдим итте. Алга таба ышанычлылык өчен без махсус эшче төркеменә мөрәҗәгать иттек, алар безгә эксперт компанияләре исемлеген тәкъдим иттеләр. Шушы исемлектән чыгып, без эксперт компанияләрен сайладык, алар белән алга таба да эшләдек.»
Алман белгечләре завод проектына югары бәя бирде. Ул Россия һәм Европаның экологик нормаларына туры килә. Ел саен комплекс Татарстанда җитештерелгән биш йөз илле мең тоннага кадәр калдыкны термик алым белән зарарсызландырачак.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков: «Республика буенча калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасында башка субъектлардан бернинди дә калдыкларны кертү планлаштырылмый. Болар бары тик Татарстан территориясендә барлыкка килә торган объектлар гына.»
Тиздән Россиядә берьюлы берничә югары технологияле комплекс эшли башлаячак. Беренчесе Мәскәүдә төзелә башлаган инде.
Регина Сафиуллина, Фщнис Мөхәммәтов, Ирек Хәмидуллин.