Алдагы видеоязмабыз Түбән Кама шәһәрендә 70 кә якын объект булдырган, Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы, шәһәрнең мактаулы гражданины Фирдәвес Ханов турында. Шушы көннәрдә генә ул Түбән Кама районы студентлары белән очрашып, аларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Архитекторның обектларын Гөлия Нигмәтуллина да кабат күреп кайтты.
Йола тантаналары йорты, “Алан” яшьләр үзәге, Кама яр буе. Фирдәвис Ханов Түбән Камада 70кә якын объект булдырган. Һәрберсенең – үз тарихы, ди проект авторы. Тәҗрибәле архитекторның яшь белгечләргә җиткерәсе киңәшләре күп.
Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Фирдәвис Ханов белән очрашу политехника көллиятендә оештырыла. Биредә булачак төзүчеләрне әзерлиләр.
Фирдәвис Ханов Түбән Каманы – тормышка ашкан хыялым, ди. Кама ярында төзелүче шәһәргә яшь белгеч гаиләсе белән 70 нче еллар ахырында килгән. Җәмигъ һәм Нур мәчетләре, Тукай паркы. Фирдәвис Ханов һәрберсендә булырга тырыша.
Фирдәвис Ханов Түбән Каманың милли тормышы белән дә кызыксына. Хәзер мөхтәрәм шәһәрдәш Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры вазыйфасын башкара. Тормышка ашырасы идеяләр күп, ди Фирдәвис Ханов.