2021 нче елда Тукай бүләгенә дәгъва кылучылар арасында Түбән Камада яшәүче Фирдәвис Ханов та бар. Россиянең һәм Татарстанның Атказанган архитекторы – Түбән Камадагы берничә әһәмиятле объект авторы. Сабантуй мәйданы, Красный Ключ бистәсендәге яр буе, Тукай исемендәге уку һәм ял паркы – шуларның и популярлары.Тукай бүләгенә кандидат белән безнең иҗат төркеме дә аралашып кайтты. Шәһәребезнең мактаулы гражданины, архитекторы – Фирдәвис Ханов, 2021 нче елда Тукай премиясенә дәгъва кылучылар исемлегенә керә. Аның кандидатурасын Татарстанның төзелеш һәм архитектура министрлыгы тәкъдим итә. Моңа кадәр республика архитекторларының бу исемлеккә кергәне булмаган. Фирдәвис Гайнетҗан улы шәһәребезгә 1978 нче елда, архитектура институтын тәмамлагач килә. Шуннан бирле аның идеясы белән шәһәребездә күпсанлы объектлар сафка баса. Бу — Сабантуй мәйданы, Красный Ключ яр буе, Үзәк Җәмигъ мәчет…архитекторның иң танылган җимеше – Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркы. Ул тулысы белән шагыйрьнең иҗатына багышланган булуы белән үзенчәлекле.
Әйтергә кирәк, Фирдәвис Ханов хәзер Түбән Кама шәһәр башлыгының төзелеш эшләре буенча киңәшчесе вазыйфасын башкара.