Иске Татар бистәсе хәзер тагын да матурланып, милли аһәңнәр белән баеп кунакларны кабул итә башлаячак, чөнки шушы көннәрдә Каюм Насыйри урамында 4 йортны берләштергән сәүдәгәр Борханетдин Муллин утары яңартылып тәкьдим ителде.
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов «Мәрҗани» мәчетенең имам-хатыйбы
19 нчы гасырның күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәүдәгәр, мәчет-мәдрәсәләр төзеткән хәйрияче Борханетдин Муллин әнә шушы 11нче йортта яшәгән.
Рафис Борһанов ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры
Хәзерге утар шул чор үзенчәлекләрен саклап яңартылган. Ачык һавада кошлар ишегалды, һөнәрчелек кибетләре, татар мәдәнияте музее урнашкан.
Мөхәммәт Җәләлетдинов Муллин утар-комплексы җитәкчесе
Шулай ук комплекс 30 урынга исәпләнгән хостел һәм татар миче булган кафены үз эченә ала.
Әлеге проект «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Мәрҗани» мәчете ярдәмендә төзекләндерелгән.
Ләлә Зәйнуллина, Рифкать Зыятдинов. Татарстан яңалыклары.