Ай саен «Идел» журналын танытуга багышланган очрашып-аралашу кичәләре үткәрелә. Бу юлы җурналның май һәм июнь саннары геройлары чакырылды. Чара ни өчен Каюм Насыйри музеенда үтте? Идел журналының махсус бүләген кем отты . Бу сорауларга хәбәрчебез Мөршидә Җиһан ачыклык кертер.
«Идел» журналын тәкъдим итү чарасы яшьләрчә квест форматында узды. Квест татарча сүз белән әйткәндә маҗаралы уен. Ә уен шартын белеп уйнаучылар шактый җыелды.
«Каюм Насыйри — мәгърифәтче-галимебез генә түгел, ә татарның беренче журналисты да. Димәк, журналист булган олуг шәхес музеенда Идел журналы рекциясенең кунакка килүе табигый.
Лирик чигенешләр буларак шагыйрьләр дә чыгыш ясады.
«Идел»нең тышлык геройлары Венера Иванова һәм Сөмбел Кыямова да бәйрәм түрендә.
Чараны күрергә килүчеләр «Идел» журналына ташламалы бәядән язылды, «Идел» чәе белән сыйланды.
Уен барышында дөрес җавап бирүчеләргә «насыйрика» дип аталган махсус карточкалар тапшырылды. Квестның абсолют җиңүчесе Динара Әхмәт-Миңнекаева җырчы Илгиз Шәйхразиев концертына билет отты.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.