Кайсы җырчылар быел тамашачы мәхәббәтен яулап ала алды? Казанның «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» 11 нче Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын үткәрде. Әлеге чара артистлар өчен гаять мөһим, чөнки аларның иҗатына тамашачы турыдан туры бәя бирә. Елдан-ел әлеге тантананың дәрҗәсе үсә бара. Быелгы бүләкләүдә хәбәрчебез дә булып кайтты.
Моң – халыкның күңел көзгесе.
жырчыларның 80% чыккан.
Елның иң мөһим премияләреннән берсе берничә номинациядә бүләкләнә. Халык мәхәббәте исеменә Ришат Фазлыйәхмәтов лаек булды. Премиядә җырчылар белән бергә авторларны да бүләкләү сөендерә.
«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе лауреатларының бер өлеше — «Кайнар хит» проектында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңү яулаган артистлар. 11 нче Милли музыкаль премиягә лаек булган җырчыларның исемлеге, дөрестән дә, саллы.
«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү.
Миләүшә Гыйльфанова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.