Казанлылар азык-төлек продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала. Шәһәр халкы сорауларына Россия кулланучылар күзәтчелегенең Республика буенча идарәсе белгечләре җавап бирә. Кайнар линия эше 26 нчы гыйнварга кадәр дәвам итә.
Сораулар белән эш көннәрендә иртәңге сәгат уннан- кичке сәгат дүрткә кадәр 273-34-85 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.