Нурлат районында “Восход ” аучылык җәмгыяте егерләре белгечләре урманнарны тикшерә. Кыргый хайваннарның ничек кышлавы да игътибар үзәгендә. Урманда кыш чыгучы җәнлекләр өчен ашату урыннары ясалган. Норлат урманыннан алдагы видеоязма.
Кар машинасына утырып кышкы урманга барырга чыгабыз. Табигатькә хозурланырга түгел, ә поши һәм куяннарны ашату урыннарына.
Гыйнвар уртасыннан хайваннарның үрчүе һәм күченүе турында кышкы исәп башлана. Әмма җәнлекләрне санау алдыннан урмандагы барлык җимлекләрне, урман сукмакларын йөреп чыгарга һәм юлларны чистартырга кирәк.
Пошиларның җимлекләрен (солонец) елга берничә тапкыр яңарталар. Аларга якынча бер тонна тоз китә. Урман тикшерүе алдынннан тагын бер әйләнеп чыгу да файдалы — җәнлекләрнең азык запасларын яңарталар.
Урманны йөреп чыккач, белгечләр куян һәм пошилар арткан, дип белдерде. Кышкы исәп вакытында аучылык торышы турында мәгълүмат җыю өчен алты маршрутны да икешәр тапкыр әйләнергә туры килә.
Миләүшә Гыйльфанова, Гөлназ Хәсәншина, Гүзәл Садыйкова, Ильшат Мәхмүтов, Татарстан яңалыклары өчен Нурлат районыннан.