Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды. Үзенчәлекле башкару алымы, күбесенчә татар халык җырлары белән тамашачы күңелен яулаган, милли җанлы, шат күңелле, җырчыбызны югалту барыбыз өчен дә авыр. Мәдәният министрлыгы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының зур кайгысын уртаклаша.
«Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде. Легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын татар эстрадасын үстерүгә багышлаган күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Биктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы арабыздан мәңгелеккә китте” – диелгән некрологта.