Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева озак вакытлы авырудан соң вафат булды. Аңа 61 яшь иде. Резидә Макуева 1962 елның 25 июнендә Бөгелмә шәһәрендә туа. Уфа нефть институтын, Казан дәүләт университетын тәмамлый.
2004 елдан Резеда Маккева Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтен җитәкли. Безнең Татартсан дәүләт телерадиокомпаниясе дә, Резидә Макуеваның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.