Тапшыруыбызны кайгылы хәбәр белән дәвам итәбез. Шушы минутларда Биектау районының Мүлмә авылында Гаптрәхим Мортаза улы Мортазинны соңгы юлга озаталар. Егерме биш ел Биектау райкомының беренче секретаре булып эшләгән Гаптрәхим Мортаза улы 1927 елда туган. Район үзәгендә хәзерге вакытта гамәлдә булган барлык объектлар да диярлек Мортазин җитәкчелек иткән чорда төзелгән. Гомумән, Биектау районы эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча республикада үрнәк итеп күрсәтелә.
Сугышчан казанышлары өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 1941-1944 еллардагы хезмәт фронтында катнашучы буларак, аңа «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен» дигән медаль тапшырылган. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы исеменнән Марс Алиев шушы минутларда мәрхүмне соңгы юлга озатучы туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Татарстан телерадиокомпаниясе исменнән дә Гаптрәхим Мортаза улының якыннарына сабырлык һәм түземлек теләп калабыз.