Тапшыруыбызны кайгылы хәбәр белән дәвам итәбез. Гомер буе авыл хуҗалыгы тармагының җаваплы вазыйфаларында эшләгән Татарстанның атказанган механизхаторы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясе әгъза-мөхбире Хәсән Хәбри улы Шәйдуллин вафат.
БЗ Хәсән Шәйдуллин рационализатор, чәчкеч уйлап табып патент алган галим. Эшне яратып эшләсәң, һичшиксез уңышка ирешәсең дигән гыйбәрә аның тормыш девизы була. Хезмәт тәҗрибәсе турында язылган 7 китап авторы. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советы исеменнән, хезмәттәше Марс Алиев гаиләсенең һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Татарстан телерадиокомпаниясе исменнән дә Хәсән Шәйдуллинның якыннарының кайгысын уртаклашабыз сабырлык һәм түземлек теләп калабыз.