30 августта «РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», Бөек Ватан сугышы ветераны, күп санлы сугышчан һәм дәүләт бүләкләре иясе Романычев Михаил Иванович 97 яшендә вафат булды.
Ул 25 ел дәвамында Лаеш районының «Комсомольск» совхозын җитәкләгән, Татарстаннан читтә дә үз казанышлары белән дан тоткан һәм республикабызның Кошчылык үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән шәхес. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының ветераннар Советы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.