+7(843)533-70-61.
Казан метросында кешеләр еш кына документларын, банк һәм транспорт карталарын, юл йөрү билетларын, акча янчыкларын һәм кәрәзле телефоннарын югалта. Бу әйберләрнең барысы да, хуҗалары аларны кайда онытып калдырса, шул станциядә саклана, дип хәбәр иттеләр «Метро электро транс» муниципаль унитар предприятиесендә.
Әгәр пассажирлар кемдер онытып калдырган әйберләргә юлыкса, аларга станциядә кизү торучыга мөрәҗәгать итәргә һәм югалган әйберне метро хезмәткәренә – полицейскийга, инспекторга яки станциядә кизү торучыга тапшырырга кирәк.
Югалган әйбер турында экранда күрсәтелгән телефон номеры аша хәбәр итәргә мөмкин.