«Малоэтажная Россия» беренче автойөреше Чиләбедә башланган иде. Ниһаять, ул Казанга да килеп җитте. Кунаклар башкалабызда төзелгән заманча яңа коттеджларны карап, бәяләде, тәэсирләре белән уртаклашты.
Шәхси торак төзелешенә багышланган беренче масштаблы «Малоэтажная Россия» автойөрешендә катнашучыларны бәйрәмчә шау-гөр килеп каршы алдылар.
«Малоэтажная Россия» автойөрешендә катнашучылар яңа коттеджларны карап, үз тәҗрибәләре, сыйфатлы, озак вакытка исәпләзнгән йортлар төзү серләре, технологияләре белән уртаклашалар.
Казаннан соң » Малоэтажная Россия» йөреше Чабаксар шәһәренә юл тота, тагын берничә шәһәрдә булып, Мәскәүдә тәмамлана.
Ангелина Морозова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.