Кайбыч районының «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында, район башлыгы чыршысы уздырылды. Бәйрәм чарасында безнең хәбәрчебез Динә Нәҗметдинова да булып кайтты.
Кайбыч районында мәктәп тормышында үзләрен актив күрсәткән, мөмкинлекләре чикле булган, өлешчә мобилизациягә эләгүчеләрнең балалары өчен, район башлыгы чыршысы узды. Яңа ел тамашасына чакырулы кунаклар да бар иде. Кайбыч муниципаль районы башлыгы укучыларны һәм укытучыларны яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерде!
Яңа ел тамашасында укытучылар үзләре дә төрле рольләр башкарып, балаларга яңа ел кәефе бүләк итте. Алар белән аралашып алырга да вакыт табылды.
Әлеге чарада 2022 нче елга нәтиҗәләр ясалды, кайбер укытучылар һәм укучылар мактау хатларына лаек булды.
Безнең халыкта яхшылык җирдә ятмый диләр. Авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулын сузучы Сәйфетдинова Нурания апа исеме күпләргә бик яхшы таныш. Әлеге бәйрәм чарасына да, ул буш куллар белән килмәгән… Шулай ук традиция буенча “ Теләкләр чыршысы” акциясе да узды. Тулы булмаган, аз керемле гаиләдә яшәүче балалар Кыш бабайга үзләренең хыялланган бүләге турында хат язып, аларны район җитәкчелеге чын тылсымчы булырак, тормышка ашырды.
Әлбәттә, Яңа ел бәйрәменең төп тылсымчылары — Кыш Бабай белән Кар кызы. Алар әлеге чарага ямь өстәде һәм балаларны бүләкләр белән куандырды.
Динә Нәҗметдинова, Альберт Сафиуллин, Кайбыч районы.