Кайбыч районының туган якны өйрәнү музеенда “Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында” дигән күчмә күргәзмә ачыла. Аны Татарстан милли музее оештырды. Экспозиция Татарстан президентының Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указы нигезендә әзерләнде. Ул сугыш елларында якташларыбызның фронтта һәм тылда Җиңүне якынайтуга керткән өлешләрен чагылдыра. 10 стендта фронттагы һәм тылдагы батырлыкларга багышланган фоторәсемнәр, хатлар, грамоталар, афишалар, плакатлар урын алган. Алар сугыш чорының бәһасез тарихи ельязмасы шаһитлары булып тора. Сәнәгать предприятиеләре фронтны корал, снарядлар, кием-салым белән тәэмин итте. Бу вакытта республикага 70тән артык предприятие эвакуацияләнде.