Кайбыч районында халкыбызның онытылып барган “Кичке уен” фольклор бәйрәме” ун ел элек тергезеп җибәрелгән иде. Юбилей елында узган борынгы йола–уеннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Төбәкара фольклор бәйрәме булып үткән кичке уенга оештыручылардан тыш Апас, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Кукмара, Чүпрәле, Арча, Әтнә районнары, Мари Эл һәм Чувашия республикаларыннан сәнгать коллективлары кушылды.
Альберт Рәхмәтуллин төрле милләт халкы яши. Күбесе татарлар булса да, районда төпләнеп гомер кичерүче руслар, чуашлар һ.б. халыкларның үз җыр-биюләре бар. Бездә барлык милләтләр дә бердәм йодрык булып яши дип белдерде.
Гаилә елында узучы фестивальдә — күпбалалы гаиләләргә бүләкләр тапшыру да бәйрәмгә ямь өстәде.
Фестивальдә катнашучылар арасында кичке уенны яшьлек хәтирәсе буларак искә алучылар бар әле.
Халкыбызның борынгыдан мирас булып килгән җырларын, матур биюләрен, гореф-гадәт, күркәм йолаларын киләчәк буыннарга җиткерү кирәк.
Мөршидә Җиһан, Илдар Муллин Татарстан яңалыклары өчен махсус Кайбыч районыннан