Алга барырга, бирешмәскә һәм җиңәргә. Башкалабызның «КАИ-Олимп» мәдәни-спорт комплексында баскетбол буенча балалар тренеры, Татарстанның физик тәрбия һәм спорт отличнигы Юрий Второвны хөрмәтләделәр.
Үзләренең остазларын котларга төрле буын вәкилләре килде. Юрий Владимирович Второвның тренерлык хезмәт стажы 50 елдан артык. Шушы вакыт эчендә ул 20дән артык команда туплады, биш йөздән артык яшь спортчының остазы булып танылды. Аның шәкертләре арасында төрле тармактагы танылган кешеләр – спортчылар, тренерлар, хәрбиләр, музыкантлар, түрәләр, эшмәкәрләр бар. Хәзерге вакытта Юрий Второв лаеклы ялда. Ул спорт тормышындагы вакыйгаларны, тренерлек процессын һәм балалар-яшүсмерләр баскетболы ярышларын игътибар телән күзәтеп бара.
Ике тапкыр инсульт кичерүенә дә карамастан, авыруга каршы көрәшә, мөстәкыйль йөрергә тырыша. Казан баскетбол лигасының «СЭМ-Казань» һәм «Профи-групп» команадалары уенын карарга төрле елларда аның кул астында тәрбияләнүчеләр килде. Ул танылган тренерга багышлап уздырылды. Остаз тупны символик рәвештә ыргытып, уенны башлап җибәрде. Ә шәкертләре аның тизрәк терелүен теләп, бергәләп фотосүрәткә төштеләр.