Мәгариф ветераны, Аксакаллар шурасы әгъзасы юбилеен бәйрәм итте. Суфиян Минһаҗевка — 90 яшь тулды. Ул 60 елдан артык гомерен укыту — тәрбия эшенә багышлый. Ике китап авторы, мәкаләләре газета — журналларда даими басыла. Суфиян Минһаҗев вакытны заяга үткәрмичә иҗат итәргә, эзләнергә дип киләчәккә планнары белән уртаклашты. Хезмәттәшләре, дуслары, каләмдәшләре юбилярга котлау сүзләре җиткерде.