Кабан күле ярында татар әдәбияты турында сөйләшүләр дәвам итә. Татар әдәбиятында чын хатын-кыз образы бармы? Әлеге һәм башка сорауларга Искәндәр Гыймалтдинов репортажында җавап.
Әдәбияттагы хатын-кыз образы турында һәр заманда да озаклап сөйләшергә булыр иде. Әмма бер мөһим сорау барыбер игътибар уңыннан читтә кала: татар әдипләре тормыштагы чын хатын-кызны сурәтли алганмы? Ландыш Әбударова әлеге сорауга болай дип җавап бирде.
Милләт анасының образы әдәби әсәрләрдә тарих белән бәйле. Укучы бар хатын-кызның тормышы белән таныша. Беренчедән, алар мәгрифәтле хатын-кыз. Бу сүзләр әңгәмә барышында берничә тапкыр ассызыкланды. Әлеге тема тамашачыны кызыксындырды, әдәби кичәдә хәтта урындык та җитми башлады.
Әлеге әңгәмә беренчесе түгел һәм соңгы да булмас кебек.
Ачык һавадагы әңгәмә барышында тамашачы үзенә ошаган китапны алып, алга таба аны киләсе очрашуда яки татар китабы йортына кайтара ала.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ленар Гыйзәтуллин.