Бөек Ватан сугышы каһарманы Гази Заһитовның тууына 100 ел. Халкыбыз немец-фашистларын тар-мар иткәч, Берлин рейстагы түбәсенә Кызыл байрак кадаган улын онытмый. Батырлыгын яшь буынга да җиткереп торалар. Казанда аны искә алу чарасы узды.
Патриотик шигырьләр каһарманның мәңгелек истәлеген яңарта. Бөек Ватан сугышында катнашкан офицер Гази Заһитовның 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Каһарман фашист илбасарларын үз өннәренә куып, Берлинга барып җиткән, рейстагка Кызыл байрак кадаган абруйлы солдатларның берсе. Искә алу тантанасы Җиңү паркында узды, Совет солдаты һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Каһарманнарга багышлап яңгыраган җырлар, шигырьләр тарихи хатирәләрне яңарта. Алар батырлар истәлеге кебек үк мәңгелек, буыннардан-буыннарга күчеп, совет халкының каһарманлыгын кабат искә төшерәләр. Әлеге акциянең максаты да буыннар чылбырын тоташтыру иде.
Ел саен Бөек батырлыкка багышланган акцияләр оештырыла, алар җиңү тарихын буыннардан-буыннарга тапшыра.
Фәнис Мөхәммәтов, Ангелина Морозова, Татарстан яңалыклары.