Бүген халкыбызның каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел. Казанда аның һәйкәленә чәчәкләр салыначак.
Традиция буенча республика милли музеенда киң җәмәгатьчелеккә, шигърият сөючеләргә фондта сакланучы Моабит дәфтәрләренең чын нөсхәсен тәкъдим итәләр. Ул музейның шагыйрь турындагы иң кадерле экспонатларының берсе.
Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирында 2021 нче елгы Җәлил премиясе лауреатлары, скрипкачы Динә Закирова, актер Илнур Закиров, композитор Ильяс Камалов, шагыйрь Булат Ибраһимов, рәссам Роман Абдуллин, яшь галим Иван Заахаров белән очрашу уздырыла.