Елга-күлләр өстендә боз катса да, ул юка әле. Бозга керү куркыныч. Тик кайбер балыкчылар саклык чаралары турында оныталар, боз өстендә балык тоталар. Коткаручылар ваемсыз балыкчыларны ачыклап, кисәтү максаты белән, Мишә елгасы буйлап рейдка чыкты.
Боз бик юка әле, нибары 3-5 сантиметр чамасы гына. Каты салкыннарның да булганы юк. Тик балыкчыыларга гына, кем әйтмешли, диңгез тубыктан.
Бозга аяк басу белән, чатнап торса да, ваемсыз балыкчылар туктап калмый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләренә тәртип бозучыларны ачыклау җиңел булмады. Кызгылт-сары жилет кигән хокук сакчыларын күрүгә качарга ашыгалар.
Ә менә Вячеслав Амбрусов безнең иҗат төркеме белән бик теләп аралашты. Ул балыкны ярга басып тота. Боз катламының юка, әле бозга керергә иртәрәк булуын әйтте. Аны балыкларның аз булуы борчый. Моңа браконьерлар гаепле дип саный.
Бер атна дәвамында һава температурсы уртача ун градус салкын булганда гына, бозның калынлыгы 7 сантиметрга җитә. Ул чакта да боз өстендә сак булырга кирәк, диләр коткаручылар.
Булат Шакиев Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.