Көздән кышкы чорга шәһәрне чистартып һәм төзекләндереп кую бурычы тора.
Язын активистлар 119 километрлы яр буен чистартып, мең кубометрга якын чүп-чар җыйган иделәр. Татарстан башкаласында гына да 90 экологик акция үткәрелде. Яңа проект буенча теләгән һәркем шәһәрнең экологик юнәлешендәге эшчәнлеге белән таныша алды. 8 октябрьдә мәктәпләрнең чисталык кубогы бәйгесе уза. Башка төрле экологик акцияләр дә була. Аларда шулай ук теләгән һәр кеше катнаша ала.