Бу атна Татарстанда тотрыклы югары күрсәткечләр саклана, термометр баганасы плюс 14 тән плюс 17 градус тирәсендә булыр дип көтелә. Яңгырлар пәнҗешәмбегә кадәр була. Синоптиклар мәгълүмате буенча, октябрь һәм февраль климат нормасыннан җылырак була. Ноябрь, декабрь һәм гыйнвар айлары аеруча бик салкын да, гадәттән тыш җылы да булырга тиеш түгел. Ә менә октябрь ае җылы коры, уртача температура 5 градус җылы булыр дип фараз ителә.